“Экстремизмга - юк!”

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “Экстремизмга - юк!” декадасы”н үткәрү турындагы” 29.08.2018 елгы 286нчы күрсәтмәсен үтәп, “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре бүген Югары Ослан авылы территориясендә мәгълүмати-агарту акциясе уздырдылар.

Халыкка “Террорлык. Гомуми куркынычсызлык кагыйдәләре” дип аталган буклетлар тартаттылар, шулай ук көтелмәгән, куркыныч хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлаттылар.

Бу чара Татарстан Республикасында, аерым алганда Югары Ослан районында, милләтара һәм конфессияара килешүләрне ныгыту, террорлыкны һәм экстремизмны кисәтү, социаль, этник һәм конфессиягә бәйле низагларны булдырмый калу, җәмгыятьтә террорлыкка һәм экстремистлык идеологияләренә карата күрәлмау хисләрен формалаштыру максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International