11 сентябрьдә көндезге сәгать 10да Зәй мәшгульлек үзәгендә “Эш бирүчеләр көне” үтә, анда “Эссен Продакшен АГ” АҖ вәкилләре катнаша.
Эш эзләүчеләр өчен 24 эш урынына 6 вакансия тәкъдим ителә. “Эссен Продакшен АГ” АҖ вәкилләре гражданнарга вакансияләр турында, хезмәт шартлары һәм эш хакы буенча мәгълүмат бирә. Биредә вакансияле урыннарга дәгъва кылып анкеталар тутырырга, кызыксындырган сорауларга җавап та алырга мөмкин.
Тулырак мәгълүматны Нефтьчеләр проспекты 37 б йорты адресы буенча урнашкан мәшгульлек үзәгендә алырга мөмкин, белешмәләр өчен телефон: 8(85558)7-15-43.