Зәйдә һөнәри ориентация буенча мәгълүмат бирелде

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Зәй мәшгульлек үзәгенең эшкә урнаштыру һәм махсус программалар буенча бүлеге башлшыгы Ольга Лаптева шәһәрнең 6нчы гомумбелем бирү мәктәбе тугызынчы сыйныф укучыларының  ата-аналар җыелышында  һөнәри ориентация буенча мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Ул әти-әниләргә Зәй районында хезмәт базары торышы, хәзерге шартларда эш эзләү мөмкинлекләре, яшүсмергә киләчәк һөнәрен сайлауда ярдәм итү, хезмәт базарын өйрәнеп  иҗтыяҗ зур булган һөнәрләр һәм шул һөнәргә өйрәтүче уку йортлары турында  мәгълүмат алу  буенча сөйләде.   

Шулай ук, әти-әниләр балаларының мәшгульлек үзәгенә килеп киләчәк эшчәнлек сферасын билгеләү буенча  түләүсез тест үтү, белгечләрдән консультация алу мөмкинлекләре булуы турында да белделәр. Әлеге мәгълүматлар чыгарылыш сыйныф укучыларына киләчәк һөнәрне дөрес сайлауда, кирәкле карарга килүдә ярдәм итәр дип ышанабыз.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International