Яр Чаллы шәһәре округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Кояшкай” тернәкләндерү үзәге дәүләт автоном учреждениесе тәрбияче Г.Гиләҗетдинова һәм И. Иванова мастер-класс оештырды.
5 сентябрьдә узган “Яшь модельер” исемле мастер-класста 14 бала катнашты. Реабилитантларга дөрес итеп төс һәм форма сайларга анлатылды. Әлеге эш фикер, иҗади фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итте.