Лев Толстойга 190 ел

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

9 сентябрьдә рус язучысы Лев Толстойның 190 еллыгы билгеләп үтелә. Толстой киң кырлы шәхес, язучы, педагог, философ, җәмәгать эшлеклесе һ.б.

Әлеге бөек дата уңаеннан Биектау районының "Өмет" үзәгендә язучының әсәрләрен популярлаштыру җәһәтеннән чаралар оештырыла.

Күптән түгел Толстой әсәрләре буйлап сәяхәт оештырылды. Балаларны андагы геройлар белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International