16 сентябрь көнне Тәтештә республиканың алты районыннан килгән гаилә "Нечкәбил - 2018 " республика конкурсының зона этабында катнашты. Конкурсантлар гаилә конкурсында үз тарихлары һәм традицияләре белән уртаклаштылар.
“Экстремизмга-юк!" декадасы уңаеннан "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 13 нче санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 10 бала арасында "Яшьләр субкультурасы" дигән темага төркемле дәрес үткәрде.
Республикада 15 сентябрьдә "Милләтләр кроссы-2018" Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан "Татарстан кроссы-2018" республика массакүләм ярышлары узды.
Минзәләнең социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә сувенир продукция җитештерү буенча программаны тормышка ашыру дәвам итә.
Көз - табигатьнең көйсез, серле ел вакыты. Бакчачылар өчен уңыш җыю чорында һава торышы начарлану – дулкынланыр өчен өстәмә сәбәп.
Зәй муниципаль районында үз эшчәнлеген төзелеш тармагында җәелдергән "Управдом" ҖЧҖ 12 хезмәткәренә 161,0 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын түләгән.
14 сентябрь көнне Алексеевскта социаль хезмәтләр алучылар арасында "Минем яшем - минем байлыгым" республика конкурс-фестиваленең зона этабы булып узды.
Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә музыкаль-спорт бәйрәме “Көзге күңел ачу” оештырылды.
"Без хәтерлибез – без горурланабыз" дәресләр курсы уңаеннан "Веста" үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнелүче 8-12 яшьлек балалар өчен "Бөтен Россиянең хәтерендә" дигән төркемле дәрес үткәрде.
Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Бөтендөнья чисталык көненә багышланган "эшләрбез!" акциясе узды. Чара уңаеннан приют карамагындагы балалар һәм хезмәткәрләр санитар-экологик өмәдә катнашты.