Минзәләнең социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә сувенир продукция җитештерү буенча программаны тормышка ашыру дәвам итә.
Социаль педагог Ольга Бывалцева биш бала өчен кофе орлыгыннан панно ясау буенча мастер-класс оештырды һәм үткәрде. Дәреснең максаты булып декоратив-гамәли иҗат өлкәсендә белемнәрне киңәйтү һәм практик күнекмәләр алу, эстетик зәвыкны һәм иҗади сәләтлелекне үстерү торды.
Мастер-класс башында социаль педагог балаларга кофе бөртекләреннән файдаланып нинди эшләнмәләр ясап булуы турында сөйләде. Техник куркынычсызлык буенча инструктаж узганнан соң балалар бик кызыксынып эшкә кереште. Кул эшләнмәләрен кофе бөртекләре белән генә түгел, ә шпагаты, җиләкләр, түгәрәк элементлары белән дә бизәгәннәр.
Мастер-класс вакытында балалар бер-берсенә ярдәм итеп кенә калмадылар, кызыклы темаларга да әңгәмә кордылар, бу аралашу күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итте.