Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Бөтендөнья чисталык көненә багышланган "эшләрбез!" акциясе узды. Чара уңаеннан приют карамагындагы балалар һәм хезмәткәрләр санитар-экологик өмәдә катнашты.
Приют карамагындагы балалар приютның санитар торышын һәм аның янындагы территориясен яхшыртуда актив өлеш кертәләр. "Мондый акцияләр практик файда гына китерми, яшь буынга әхлакый һәм хезмәт тәрбиясе бирүгә дә ярдәм итә", – дип сөйли приют тәрбиячеләре Валентина Кулемина һәм Елена Миндрюкова.