"Веста" үзәге белгече балаларны яшьләр субкультуралары белән таныштырды

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

“Экстремизмга-юк!" декадасы уңаеннан "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 13 нче санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 10 бала арасында "Яшьләр субкультурасы" дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

Максаты: балаларда тормыш кыйммәтләрен формалаштыру, үз-үзеңне тоту өчен җаваплылык тәрбияләү.

Дәрес башында тренинг күнегүе узды. Монда балалар бер-берсе белән таныштылар: түгәрәк буенча үз исемнәрен балачакта ничек атауларын әйттеләр. Хәзер ничек атыйлар һәм киләчәктә ничек әйтәчәкләр икәнен әйтеп уздылар. Белгеч аңлатканча, безнең һәрберебез өчен исем – ул теге яки бу кешене, шулай ук безнең үз-үзебезне тасвирлаучы сүз, ул туганнан башлап бөтен гомер буена кешене озата бара.

"Бала, яшь кеше, олылар" күнегүләре барышында балалар өч төп яшь чорлары язылган кәгазь битләрендә (бала, яшь кеше, өлкәннәр) әлеге төшенчәләргә туры килгән социаль характеристикаларны күчерделәр. "Юл чаты" күнегүләре укучыларны кайсы юлны сайларга кирәклеген уйларга мәҗбүр итте. Нәтиҗәдә, балалар ни өчен аларга нәкъ менә шушы юлны сайларга туры килүе турында сөйләделәр. Соңыннан белгеч балаларга субкультура һәм яшьләр субкультурасы турында сөйләде, аларның нинди төрләре бар икәнен әйтеп узды. 

Дәрес ахырында белгеч нәтиҗә ясады: һәр кеше язмышын үзе хәл итә. Нинди юлны сайларга аның үзеннән тора. Бу тормыш юлының үзе өчен дә, тирә-юньдәгеләр өчен дә куркынычсыз булуы мәслихәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International