Чистайның "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында табигатькә чыгу аеруча популяр. Ир-атлар арасында бигрәктә "фиш терапия" - балык тотуны атарга мөмкин.
Шушы көннәрдә "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Буа шәһәре буенча ведомствоара рейд уздырды.
Эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче эшсез гражданнар өчен хезмәт белән тәэмин итүнең өстәмә гарантияләрен күрсәтү максатларында Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәге, шәһәр һәм район предприятиеләрендә, аларның милек формаларына бәйсез рәвештә, предприятиеләр һәм мәшгульлек хезмәте арасында төзелә торган килешүләр нигезендә вакытлыча эш урыннары оештыра.
"Әни+бәби" клубында "Бала үсешендә халык фольклоры" дигән темага дәресне "Веста" үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина үткәрде. Максаты: баланы халык авыз иҗаты әсәрләре аша тәрбияләү.
Халыкара өлкәннәр көне 1991 елдан башлап 1 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу көн БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән иде.
Югары Ослан картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында “Үзеңне һәм иҗади мөмкинлекләреңне тап!” девизы астында программа тормышка ашырыла.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында инде 20 елдан артык "Пульс" клубы эшләп килә. Әлеге клубка Зәй шәһәренең иң актив пенсионерлары йөри.
Буаның "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Спорт - ул тормыш" дигән спорт чарасы уздырды.
Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Лев Толстойның туган көне уңаеннан "Толстой Казанда", дигән әдәби турнир узды.
Татарстан республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә. 2018 елның 16 сентябренә булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу өчен айлык акчалата түләү республиканың 4 025 анасына билгеләнгән.