Республикада 15 сентябрьдә "Милләтләр кроссы-2018" Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан "Татарстан кроссы-2018" республика массакүләм ярышлары узды.
Проектта Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәге катнашты. Чараның максаты: спортны, физик культураны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. “Ышаныч” үзәге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар да бу ярышта актив булды. Алар сәламәт яшәү рәвешен сайлаган кешеләр белән аралашып, шатлык, бердәмлек хисе, күңел һәм рухи күтәренкелек алды.
Безнең илдә иң популяр һәм мөһим спорт чаралары була. "Милләт кроссы 2018" Бөтенроссия йөгерү көнендә Әгерҗенең "Наз" приюты карамагындагы балалар һәм хезмәткәрләр, Чистайның "Юлдаш" интернат-йортындагылар чираттагы тапкыр "Милләтләр кроссы-2018"Бөтенроссия йөгерү көнендә актив катнаштылар.
Чара тантаналы линейкадан башланды, күтәренке кәеф һәм кросста катнашучыларның барысы да дистанцияне узды, ди проект авторлары.
Сүз уңаеннан, юлдашлылар зур арсенал спорт бүләкләре алып кайтты. Коляскадагы инвалидлар арасында 1 урынны Оксана Большакова һәм Айдар Сафин, 2 урынны Любовь Богданова, 3 урынны Диана Меннянова яулады. Михаил Пушков гомуми группа инвалид-йөгерүчеләр арасында алтын медаль алды.