Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә музыкаль-спорт бәйрәме “Көзге күңел ачу” оештырылды.
Бәйрәмдә көндезге һәм төнге бүлек балалары һәм әти-әниләр катнашты. Программада ярышлар, конкурслар уздырылды: “Тотып карап бел”, “Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр”, табышмаклар әйтелде, күзләрне каплап яшелчәләр җыю уены бик кызыклы үтте.
Балалар бәйрәмнән кәеф күтәренкелеге, бик күп уңай кичерешләр алып, кәнагать калды. Барлыгы 18 бала һәм 8 әти-әни катнашты.