14 сентябрь көнне Алексеевскта социаль хезмәтләр алучылар арасында "Минем яшем - минем байлыгым" республика конкурс-фестиваленең зона этабы булып узды.
Район мәдәният йортында Татарстанның 8 районыннан: Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистайдан вәкилләр җыелды.
Артистлар тамашачыларны төрле номинацияләрдә үзләренең матур иҗат номерлары белән сөендерде; вокал, хореография, нәфис сүз. Яңа Чишмә интернат-йортыннан Якимов Виктор үзе язган шигырьләре белән лаеклы чыгыш ясады. Ә “ хореография “ буенча Колесникова Надежда социаль эш буенча белгеч Гүзәл Фәргатовна белән бергә "Кадриль" биюе күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, бию 28 сентябрьдә Казанда узачак финалга үтте.
Чистай "Юлдаш" интернат-йорты конкурсантлары Александр Шаров һәм Марина Липатова "вокал" номинациясендә интернат-йорт һәм район данын яклады. Александр социаль эш буенча белгеч Анна Михеева белән бергә "Полечу за тобою" җырын башкарды, ә Марина Липатова башкаруында Игорь Николаевның "Прость, поверь" музыкаль композициясе яңгырады.
Конкурсның зона этабы нәтиҗәләре буенча Александр Шатров һәм Анна Михеева дуэты да 28 сентябрьдә Казанда узачак "Минем яшем-минем байлыгым" фестиваленең финал этабына сайлап алынды.