"Гармония" комплекслы үзәгендә спорт чарасы узды

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Буаның "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Спорт - ул тормыш" дигән спорт чарасы уздырды.

Чараның төп максаты укучыларда үз сәламәтлегеңә игътибар, тормыш кыйммәтләрен, позитив аралашу күнекмәләрен формалаштыру иде.

Белгечләр үсмерләргә актив яшәү рәвеше, сәламәт тән һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару кирәклеге турындагы фикерне җиткерергә тырышты. Уеннар һәм физик күнегүләр ярдәмендә белгечләр яшүсмерләрдә үз сәламәтлекләренә игътибарлы караш, тормышка уңай эмоцияләр, түземлек һәм максатка омтылучанлык үсеше булырга тиешлеген белдерде. Белгечләр фикеренчә, үзебезгә ышаныч көчле сәламәтлек белән бергә үрелеп барган очракта күтәренке кәеф тудыра.

Балалар позитив киләчәк образын булдыруга ярдәм итүче күп кенә файдалы күнегүләр һәм уеннар белделәр. Яшүсмерләр бәхетле киләчәк чын, ягъни үз сәламәтлегеңне саклау, уку – укыту, кызыксыну белән барлыкка килә дигән нәтиҗәгә килделәр-болар барысы да тормыш максатларын уңышлы гамәлгә ашыру өчен нигез тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International