ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018нче елның 25 сентябрендә Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы ТР буенча Россия ҖҮФХИ СИЗО-5 ФКУдә булды.

 

Зәй шәһәренең мәшгульлек үзәге пенсия яшенә җитүчеләр һәм пенсия яшендәгеләр өчен махсуслаштырылган ярминкә уздыра.

 

 

Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән  эшсезләр саны 911 кеше, бу узган хисап датасына караганда 31 кешегә кимрәк.

2018 нче елның 25 нче сентябренә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 10 085 кеше эшсез дип исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 139 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49 % тәшкил итә.

Менделеевск районының "Өмет яры" үзәге базасында "музыка яши" дигән проект тормышка ашырылачак.


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 25 сентябрендә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә пенсиягә чыгу яшендә булган гражданнарның хезмәт хокуклары үтәлеше һәм яшь буенча дискриминация булдырмау буенча киңәшмә узды.

 

Түбән Каманың "Веста" үзәгендә бөек рус язучысы Л.Толстой тууына 190 ел тулуга багышланган "Язучыда кунакта" дигән танып-белү әңгәмәсе узды.

Бүген Чистай районы "Балкыш"  үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре М.Волостнова һәм Е.Паздникова социаль хезмәт алучылар арасында "Интернет челтәрендә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы" темасына дәрес үткәрделәр.

Элек ирешелгән килешүләр ужаеннан 2018 елның 27 сентябрендә "Алабуга "УкупрПласт" ҖЧҖ предприятиесе инвалидлыгы булган уналты әлмәтле белән хезмәт килешүләре төзиячәк. Хезмәт килешүләре өй шартларында хезмәт итү таләпләрен үз эченә алачак. 

Бүген, 25 сентябрьдә, Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкән шәфкать туташы О.Кузнецова "Безнең тормышта стресслар " дигән темага чираттагы әңгәмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International