Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 911 кеше, бу узган хисап датасына караганда 31 кешегә кимрәк.
Шулай ук узган атнада Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Кама Аланында эшсезләр саны кимегән. 2018 елның 25 сентябренә әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 848, 378 һәм 284 эшсез кеше исәптә тора.
Бу атнада Алабуга, Менделеевск һәм Чистайда эшсез гражданнар санының бераз артуы күзәтелә. Анда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 6, 1 һәм 3 кешегә арткан.