Бүген Чистай районы "Балкыш" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре М.Волостнова һәм Е.Паздникова социаль хезмәт алучылар арасында "Интернет челтәрендә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы" темасына дәрес үткәрделәр.
Әлеге дәреснең максаты: балаларны интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, балаларга интернетның зыяны hәм файдасын аңлату, үз сәламәтлегеңә хөрмәт тәрбияләү. Балалар тәкъдим ителгән материалны зур кызыксыну белән тыңлады, фикер алышуда актив катнашты.