Зәйдә өлкән яшьтәге кешеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узачак

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Зәй шәһәренең мәшгульлек үзәге пенсия яшенә җитүчеләр һәм пенсия яшендәгеләр өчен махсуслаштырылган ярминкә уздыра.

Чара Халыкара өлкәннәр көненә багышланган. Районның берничә предприятие һәм оешмасы ярминкәдә катнашырга теләк белдерде инде. Оператив кизү торучы, тегүче, хезмәт куркынычсызлыгы буенча инженер, слесарь, металл конструкцияләрне җыю буенча слесарь, ашыгыч ярдәм фельдшеры, тар белгечлекле табиблар, пешекче, аш бүлмәсе хезмәткәре, бүлмә җыештыручы, урам себерүче, машина йөртүче, терәк-бушату техникасы машинисты, төягеч-бушаткыч механизмлар операторы, икмәк пешерүче һ.б.вакансияләр ачык.

Эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләр ярминкәдә катнашуга чакырыла. Чара 2 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә Зәй шәһәренең Нефтьчеләр проспекты 37б адресы буенча урнашкан Халык мәшгульлек үзәге бинасында узачак. Белешмәләр өчен телефон: 8 (85558) 7-15-43, 8 (85558) 7-29-44.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International