Спас интернат-йорты карамагындагыларны стрессны җиңел уздырырга өйрәтәләр

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Бүген, 25 сентябрьдә, Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкән шәфкать туташы О.Кузнецова "Безнең тормышта стресслар " дигән темага чираттагы әңгәмә үткәрде.

Ольга Александровна "Сәламәтлек мәктәбе" эше уңаеннан озын гомерлелек 10 кагыйдәсен сөйләде. Ул стресс-аффект, ягъни кеше организмының киеренке халәте, дип аңлатты.

Әңгәмә барышында стрессларның килеп чыгу сәбәпләре каралды. Өлкән кешеләр һәр эмоциональ фактор, дулкынланганлык, бәхетсезлек, җитди сүз сәламәтлеккә эз куярга мөмкин дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International