2018 елның 25 сентябрендә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә пенсиягә чыгу яшендә булган гражданнарның хезмәт хокуклары үтәлеше һәм яшь буенча дискриминация булдырмау буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә шәһәр һәм районның 8 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашты. Катнашучыларга пенсиягә чыгу яшендә булган гражданнарның хезмәт хокуклары үтәлеше һәм исәп-хисап тапшырылу вакыты хакындагы мәгълүмат ирештерелде.
Шулай ук киңәшмәдә барлык эш урыннарында хезмәт шартларын махсус бәяләүне мәҗбүри үткәрү соравы буенча фикер алыштылар. Барлык катнашучыларга да белешмәлек бирелде.