Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,49 % тәшкил итә

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

2018 нче елның 25 нче сентябренә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 10 085 кеше эшсез дип исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 139 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49 % тәшкил итә.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны барлауны дәвам итә. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 368 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,23 кеше тәшкил иткән.

Хисап атнасында 560 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрдән 495 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 50 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез статусын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International