Узган чәршәмбедә Әлмәт шәһәренең Үзәк китапханәсендә "Юмарт көз" исемле остаханә булып узды.
Чараны оештыруда Әлмәт шәһәре "Кайгырту" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлекчәсе психологы Ю.В. Казакова җаваплы иде. Чарада 5 кеше катнашты.
Остаханәнең максаты: балаларга табигатьнең көзге байлыгын таныту. Чара табигый материалдан композицияләр ясаудан гыйбарәт иде. Балалар үз куллары белән өрәңге яфракларыннаң һәм агач күркәләреннән гөләп бәйләме ясарга өйрәнделәр.
Аларга бик ошады, һәм барысы да канәгать калды.