Алабуга интернат-йортында Халыклар бердәмлеге көне

2018 елның 2 ноябре, җомга

4 ноябрьдә Россиядә дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да мондый вакыйгадан читтә калмады.

Бәйрәм хөрмәтенә интернат-йортта "Без бергә" музыкаль-уен программасы узды. Кичә "Сорау-җавап" дигән мәзәк викторина белән башланып китте, ул эш шартларын аңлатты һәм бәйрәмгә күңелле төсмер өстәде.

Музыкаль номерлар һәм шигырьләр белән тулы чарада теге яки бу халыкның милли көйләре, костюмнары  турында мәгълүмат бирелде. Ватаныбыз өчен горурлык хисләре белән сугарылган видеоклиплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International