Әгерҗенең "Наз" приютындагы кече яшьтәге балаларын тәрбияләүдә традицион булмаган методикалар да кулланалар.
1 ноябрь көнне тәрбияче А.С.Зуева "Сабын һәм һава куыклары тамашасы" үткәрде. Балалар сабын куыкларын зурайтып һәм кечерәйтеп, һава шарлары кабызып карады. "Башкаларга тапшыр" дигән уен үткәрелде. Мондый дәресләрдә балалар коллективта үзара хезмәттәшлек итәргә өйрәнә, җиңел күнегүләр ясый, уңай эмоцияләр ала.