"Наз"да мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен  “Оста куллар” коррекцион чара узды

2018 елның 2 ноябре, җомга

 1 нче ноябрьдә Балтачның “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Бергә күңеллерәк" клубы үз эшен башлап җибәрде.

“Наз” үзәгенең психологы Гүзәл Зиганшина һәм социаль педагогы Лилия Зарипова сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен беренче чара оештырды. Балалар башта үзләрен психологик халәтләрен яхшыртты, массаж туплар ярдәмендә кулларын җылыттылар. Әлеге күнегүләрдән соң, алар Әниләр көненә багышлап открыткалар ясады. Чарада балалар тырышып эшләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International