Икътисад институты студентлары һәм Казанның яшь галимнәр һәм белгечләр советы әгъзалары "Гади ярдәм" акциясендә Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йорты территориясендә өмә оештырды.
Битараф булмаган 30 яшь кеше социаль учреждение территориясен җыештырды. Өмәдә катнашучылар берничә сәгать эчендә территорияне коры үлән һәм яфраклардан арындырды.
Эш күңелле барды, яшьләр барысы да бердәм һәм оператив эшләде. Өмәдән соң волонтерлар интернатта тоткарланды һәм интернат-йортта яшәүчеләр белән аралашты.