"Яңарыш" үзәгендә ата-аналар өчен практикум үткәрелде

2018 елның 2 ноябре, җомга

"Бергә булдырабыз"проектын тормышка ашыру максатыннан 1нче ноябрь көнне Бөгелмә "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сулыш һәм релаксация техникаларын кулланып ата-аналар өчен "Уйлар тәнне дәвалый" дигән практикум узды.

Дәреснең теоретик өлешендә ата-аналар тән һәм психиканың бердәмлеге турында белде, ә практикада эчке күңел гармониясен тотрыклыландыру өчен дөрес суларга өйрәнделәр, эмоциональ киеренкелекне киметү өчен релаксацион күнегүләр башкардылар.

Практикумда катнашучылар белән кәеф күтәрү өчен "Кәеф төсе", "Комплиментлар", "Психологик зарядка" уеннары үткәрелде. Шулай ук әти-әниләр үз фикерләре һәм эмоцияләре белән идарә итәргә өйрәнде. Чара энергияне торгызуга ярдәм итүче "Гармония" медитациясе белән тәмамланды.

Практикум ата-аналарга үзләренең эчке психологик резервларын тулыландырырга, үз фикерләрен тәртипкә китерергә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International