"Хыял" приюты балалары иҗади конкурста катнашты

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Аксубай муниципаль районының "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Кояшлы куян" республика конкурсында катнаша. Электр энергиясен саклауга юнәлдерелгән иҗади конкурста балалар беренче ел гына катнашмый инде.

Конкурс энергетик ресурсларга сакчыл һәм җаваплы караш тәрбияләүгә, балаларның иҗади активлыгын арттыруга юнәлтелгән. Шушы көннәрдә проектка нәтиҗәләр ясалды. "Татэнергосбыт" бүлекчәсе җитәкчесе Флен Зәйнуллин балалар өчен сюрприз ясады. Ул приютта тәрбияләнүчеләргә конкурста актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм аларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. Флен Замильевич барлык катнашучыларга ирешелгәннәрдә тукталып калмаска һәм яңа иҗади үрләр яуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International