"Гармония" үзәгендә милли йолабәйрәме үткәрделәр

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Нурлат районының “Гармония” үзәгенең өйгә килеп хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре һәм Кәкре Атау авылы социаль хезмәткәрләре “Ретро-терапия” технологиясе  нигезендә “Каз өмәсе” йоласын искә төшерделәр.

"Күп кенә татар авылларында бу традиция безнең көннәрдә дә сакланып калды, - ди  Нәбирә Гыйләҗева. - Әлеге татар йоласы һәрвакыт бәйрәм кебек оештырылды. Өмәдә катнашучылар биредә җитезлекләрен күрсәтә. Биредә иң тәҗрибәле кызларны ачыклау мөмкинлеге дә бар. Өмәдә  булачак кияү белән кәләшнең беренче танышулар булды.

Хезмәт күрсәтүчеләр күңелле мизгелләрне искә алып кына калмады, үзләренең тапкырлыкларын да күрсәттеләр. Соңыннан социаль хезмәткәрләр барлык катнашучылар өчен чәй табыны оештырды. Саубуллашканда барысы да бер-берсенә нык сәламәтлек һәм кабат очрашулар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International