Министрлыкның өстенлекле максатлары һәм бурычлары өчен онлайн-тавыш бирү тәмамланды

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Ай дәвамында татарстанлылар 2019 елга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының максатлары һәм бурычларын билгеләү буенча сораштыруда катнашты.

Иң мөһим юнәлешләр һәм эш индикаторлары буенча тәкъдимнәрдә 7 039 татарстанлы үз тавышын юллады. Онлайн-сораштыру барышында 398 кеше сайлап алынган җавапларга аңлатма бирде, ә республикада яшәүче 1 055 кеше өстенлекле максатларның вариантларын күрсәтте.

29 ноябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы булачак. Ведомство өчен 2019 елга үсеш күрсәткечләре белән 5-7 өстенлекле максат билгеләнә.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 йорт, каб. № 301. 15.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International