20 ноябрьдә бөтен дөньяда ел саен бала хокуклары көне билгеләп үтелә. Югары Ослан муниципаль районының “Өмет утрауы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре хокук бозуларны профилактикалау уңаенан Югары Ослан гимназиясенең 5 нче сыйныф укучылары өчен "Балалар хокуклары - Дәүләт кайгыртуы" темасына хокукый дәрес уздырды.
Әлеге чараның максаты - балаларның төп хокуклары турында белемнәрен гомумиләштерү, "хокук" һәм "бурыч" төшенчәләрен аңлату, хокук һәм вазыйфаларның бердәмлеген күрсәтү, сыйныфташларнына карата хөрмәт тәрбияләү. Балалар үзәк белгечләре әзерләгән презентацияне кызыксынып карады, аннан соң әлеге тематика буенча фикер алыштылар. Чара ахырында социаль педагог Ләйсән Сөнгатуллина викторина үткәрде, анда барлык укучылар да зур кызыксыну белән катнашты.