Яхшы кеше гасырдан артык яши

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

95 яшь - бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга, чөнки һәркемгә дә гасыр буена сузылган шундый олы яшьне каршы алырга насыйп булмый. "Яхшы кеше гасырдан артык яши", - диләр халыкта озын гомерлеләр турында.

Бүген, 20 ноябрь көнендә Биектау  районының Бөреле авылда яшәүче районындагы “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәттән файдаланучы Аристова Анастасиянең юбилее. Аны 95 яшьлек юбилее белән котларга районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Г. Минаева, шулай ук Бөреле авыл җирлеге башлыгы Т.Баһаутдинов килде.

"... Сезнең юбилей -95 яшь белән гомер чикләнмәгәнгә тагын бер дәлил. Шундый катлаулы, авыр тормышыгызны лаеклы үткәнегез, тарихи вакыйгаларда катнашканыгыз, киләчәк буын өчен хезмәт иткәнегез өчен сезнең алда баш иябез...", - дип чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырдылар. 

Бик бәхетле кешеләр генә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә ала. Ә менә шушы матур көнгә кадәр яшәүчеләр искиткеч бүләкләр көтми, онытмауларына һәм тәбрик итүләренә дә шат алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International