ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Азнакайда һөнәри юнәлеш бирү проекты уңаеннан хезмәт базарына ихтыяҗ зур булган эшче һөнәрләр һәм инженер белгечлекләренә яшьләрне җәлеп итәләр.

Санкт-Петербургның "Паралимпик" физкультура-спорт клубы төбәк иҗтимагый оешмасы 13 декабрьдә "Терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр өчен футбол һәм флорбол (хоккей) үсеше" дигән вебинарга чакыра.

Бөгелмә шәһәре халык мәшгульлек үзәге белгечләре районда яшьләр белән һөнәри белем юнәлешендә эш алып баруга зур игътибар бирә.


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Тукай районында "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары Альбина Сайфуллина һәм Ләйсән Насырова Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп базасында Халыкара инвалидлар көненә багышланган "Уңыш формуласы" дигән психологик тренинг уздырды.

11 нче  декабрьдә  Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Минсәгыйть Насертдинов  катнашында һөнәри юнәлеш бирү буенча оештырылган  ике  бәйгедә  җиңүчеләрне  һәм  катнашучыларны бүләкләү булды.

"Әниләр көне" проекты уңаеннан “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова Балтач урта мәктәбе укучылары белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче гаиләдә булдылар.

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар – "Китап дөньясы" күчмә китапханә пункты укучылары өчен "Яхшылык чикләр белми" дигән танып-белү күңел ачу чарасы һәм хәйрия акциясе үткәрелде.

10 декабрьдә "Московский" мәдәният һәм спорт үзәгендә Халыкара ирекле ярдәмчеләр көненә һәм Россия федерациясендә ирекле ярдәмче (волонтер) елына багышланган "Ел волонтеры" тантанасы узды. Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.

4-12 декабрьдә Республика ресурс үзәге "БАРС Груп" АҖ белән берлектә "Татарстан республикасында халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүне оештыру" юнәлеше буенча "Татарстан халкының социаль регистры" дәүләт мәгълүмат системасы буенча квалификация күтәрү курслары оештырды һәм уздырылды.

15 декабрьдә Татарстан башкаласында инклюзив уен паркы ачылачак, ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Казан шәһәре администрациясе, Россиядә Coca-Cola системасы һәм балаларга ярдәм фондының уртак тырышлыгы белән төзелгән. Парк "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге территориясендә урнашкан һәм начар күрүче балаларның ихтыяҗларын исәпкә алып махсус булдырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International