"Наз"да  "Әниләр көне" проекты

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

"Әниләр көне" проекты уңаеннан “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова Балтач урта мәктәбе укучылары белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче гаиләдә булдылар.

Социаль педагог баланың вак моторикасын, игътибарын үстерүче чара үткәрде. Театр түгәрәгенә йөрүче балалар "Төремкәй" курчак театрын күрсәттеләр. Спектакль Мәрьямдә зур тәэсир калдырды, ул чын күңелдән көлде, үзенең шатлыгын белдерде. Шулай ук балалар кызга үз куллары белән ясалган курчакларын бүләк иттеләр.

Кызның әбисе укучыларга һәм оештыручыларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International