ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар янына Арча педагогика көллиятенең 212 нче төркеме студентлары килде. Алар Яңа ел тамашасы концерты тәкъдим итте.

1877 елның 10 декабрендә 1877-1878 еллардагы рус-төрек сугышында, 40 меңлек төрек армиясен капитуляцияләргә мәжбүр итеп, рус гаскәрләре Плевна ныгытмасын яулап ала. Бу Россия өчен мөһим җиңү була.

Инвалидлар декадасы тәмамланды, әмма игелекле гамәлләргә һәрвакыт тормышта урын бар.

Хезмәт буенча дәресләрдә Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында кул эшләрен кыш темасына ясый башладылар.

Бүген Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова "Тормыш матур" дигән темага мини-тренингы үткәрде. 

Яңа Чишмә районында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" республика конкурсының район этабы үтә.

Яшел Үзән "Идел" тернәкләндерү үзәгендә урнашкан һөнәри юнәлеш үзәгендә яшь инвалидлар өчен хезмәт базарында эшсез гражданнарга психологик ярдәм һәм социаль адаптация буенча комплекслы хезмәт күрсәтү оештырды. Аны шәһәрнең мәшгульлек үзәге гамәлгә куйды.

Лениногорск мәшгульлек үзәге учреждениесе хезмәткәрләре балалары “Мин Татарстанда яшим” рәсем конкурсында катнашты.  Иҗат эшләре ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланды.

2018 елның 11 декабрендә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә "Пешекче" һөнәре буенча курслар тәмамланды.

Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сак, җәяүле” дигән танып-белү  эшчәнлегенә карата шөгыль булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International