"Шәфкать"тә "Уңыш формуласы" тренингы узды

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Тукай районында "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары Альбина Сайфуллина һәм Ләйсән Насырова Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп базасында Халыкара инвалидлар көненә багышланган "Уңыш формуласы" дигән психологик тренинг уздырды.

Тренинг уңышлы шәхеснең эчке позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Тренингның төп бурычлары "уңыш" төшенчәсен аңлауны формалаштыру, коммуникатив күнекмәләрне, иҗади фикерләүне үстерү.

Тренингта сәламәтлекләре чикләнгән 17 балигъ булмаган бала катнашты.

Тренинг вакытында балалар төркемнәргә бүленеп уңыш формуласын төзеделәр, "Ассоциация", "Зирәк фикер", "Бәхеткә лицензия" күнегүләре үткәрелде.

Чара ахырында психологлар тормышта максатларга ишерү өчен “Уңыш формуласын” куллануның мөһимлеген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International