Эльмира Зарипова "Ел волонтеры-2018" тантанасында катнашты

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

10 декабрьдә "Московский" мәдәният һәм спорт үзәгендә Халыкара ирекле ярдәмчеләр көненә һәм Россия федерациясендә ирекле ярдәмче (волонтер) елына багышланган "Ел волонтеры" тантанасы узды. Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.

Ел саен уздырыла торган тантана Татарстан Республикасында волонтерлык хәрәкәтен үстерү һәм популярлаштыру максатларында һәм 2019 елда Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында уздырылды.

Чара барышында волонтерлар эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды, активистлар бүләкләнде, булачак проектлар анонслаштырылды. Шулай ук Татарстан республикасының ирекле инициативалары күргәзмәсе, WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты компетенцияләре буенча мастер-класслар оештырылды.

"Ел волонтеры" конкурсы берничә номинация буенча узды. Эльмира Зарипова "Социаль волонтер" һәм "Балаларга волонтер" номинацияләрендә иң яхшыларны бүләкләде.

Фото чыганагы: "ВКонтакте" да Kazan Volunteers рәсми төркеме
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International