"Изгелек" үзәгендә "Яхшылык чикләр белми" хәйрия акциясе узды

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар – "Китап дөньясы" күчмә китапханә пункты укучылары өчен "Яхшылык чикләр белми" дигән танып-белү күңел ачу чарасы һәм хәйрия акциясе үткәрелде.

Чараның максаты-ватанпәрвәрлек, үз ватаныңа мәхәббәт хисләрен үстерү, социаль хезмәт алучыларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү.

Күчмә китапханә пункты укучылары өчен белгеч "РФ Конституциясе" дигән әңгәмә, "Кышкы бизәкләр" һәм "Яраткан Яңа ел фильмнары"

 викториналары үткәрде.

Чарада барлыгы 17 кеше катнашты. Алар барысы да китап бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International