Әлмәттә һөнәри юнәлеш бирү  бәйгесендә җиңүчеләрне котладылар

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

11 нче  декабрьдә  Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Минсәгыйть Насертдинов  катнашында һөнәри юнәлеш бирү буенча оештырылган  ике  бәйгедә  җиңүчеләрне  һәм  катнашучыларны бүләкләү булды.

Исегезгә төшерәбез, "PROFкомпас"  проекты кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге  мөмкинлекләре чикле балалар өчен түбәндәге һөнәри юнәлеш буенча  бәйгеләр оештырды:

-  "АгроPROFI"  авыл хуҗалыгы культураларын үстерү буенча бәйге. Анда  Әлмәт шәһәренең  мөмкинлекләре чикле балар укучы  19нчы мәктәбе һәм Рус Акташы  интернат-мәктәбе командалары (барлыгы 22 укучы) катнашты. Бәйге  авыл хуҗалыгы  өлкәсендә эшче һөнәрләрне һәм белгечлекләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Балалар җәйге сезон дәвамында мәктәп яны участокларында авыл хуҗалыгы культураларын үстерделәр  һәм  мавыктыргыч  шөгыльләре  һәм күзәтүләре  хакында презентация материалы әзерләделәр;

- "Хезмәт кешесе" кул эшләре бәйгесе.  Монда унике бала тарафыннан ясалган унбер эшләнмә тәкъдим ителде, аларның берсе коллектив эше. Барлык балалар да Әлмәт шәһәренең  мөмкинлекләре чикләнгән балалар  тәрбияләнүче  интернат-мәктәбендә белем ала.

"Хезмәт кешесе"! кул эшләнмәләре бәйгесендә 1нче дәрәҗә призер итеп Аделина Жоховская, 2нче дәрәҗә призерИслам Зиннуров танылды. София Шишкова 3 нче дәрәҗә призер булды. Җиңүчеләр Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дипломнары, шулай ук сәяси глобуслар һәм иҗат җыелмалары белән бүләкләнделәр (кызларга  акрил буяулар белән номерлар буенча рәсем ясау җыелмасы, ә Исламга агачка  яндырып рәсем ясау өчен электр приборы тапшырдылар).

"Хезмәт кешесе" конкурсында катнашучыларның барысына да: Ксения Красильникова, Алинә Муллина, Артур Мартынов, Илья Семочкин, Данил Җиһаншин, Илшат Нәфыйков, Эрика Әгъләмова, Даниэль Гатауллин, Валерия Журавлевага  дипломнар һәм  истәлекле бүләкләр глобуслар тапшырылды.

Авыл хуҗалыгы культураларын үстерү буенча "АгроPROFI"  бәйгесе йомгаклары буенча Әлмәт шәһәренең 19нчы мәктәбе командасы 1нче дәрәҗә призер булды. Командагы һәр яшүсмер: Алексей Кильдюшов, Диана Битюкова, Лилия Собянина, Вероника Васильева, Алинә Мансурова, Антон Нефедов, Данил Понамарев, Артур Рәхимов, Данил Рыбакин, Илья Федотов сәяси глобус белән бүләкләнделәр, ә командага  Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дипломы тапшырылды.

Рус Акташы интернат-мәктәбе командасы конкурсының 2 нче дәрәҗә призеры булды. Командада  түбәндәге укучылар: Эмиль Әхмәтҗанов, Илья Воронов, Андрей Захаров, Владимир Малинин, Елизавета Маторина, Юрий Мефодьев, Сергей Мухортов, Татьяна Осина, Руслан Петров, Николай Потапов, Артур Сересев, Аиша Чувилина һәрберсе  глобус белән, ә команда – халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дипломы белән бүләкләнде. Бүләкләү тантанасында команда тулы составта түгел иде. Бу уңайдан Әлмәтнең  халыкны эш белән тәэмин итү үзәге  калган бүләкләрне  тапшыру өчен мәктәпкә барырга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International