Азнакайда эшче һөнәрләрне популярлаштыралар

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Азнакайда һөнәри юнәлеш бирү проекты уңаеннан хезмәт базарына ихтыяҗ зур булган эшче һөнәрләр һәм инженер белгечлекләренә яшьләрне җәлеп итәләр.

12 декабрьдә Азнакай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Синең иртәгәң" темасына һөнәри юнәлеш бирүче "түгәрәк өстәл " үткәрде. "Түгәрәк өстәл"нең төп мәсьәләләре: аграр юнәлештәге эшче һәм инженер белгечлекләренә яшьләрнең игътибарын җәлеп итү һәм район хуҗалыкларының эш урыннарында яшь белгечләрне беркетү.

 Әлеге чарада район башлыгы урынбасары Н.Нәгыймов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.Гыйләҗев, мәгариф идарәсе башлыгы А. Рахманов, Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалы директоры Р.Хөснетдинов, Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге директоры Л.Гафиева, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы М. Усманов, икътисадның аграр секторы предприятиеләре җитәкчеләре, шәһәр һәм район гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-10 сыйныф укучылары катнашты. 

 Р. Зарипов җитәкчелегендәге "Марс" ҖЧҖ актуаль темалар буенча фикер алышу мәйданчыгы булды. Хуҗалык Азнакай районында авыл хуҗалыгы җитештерү, инфраструктура үсеше һәм авылда тормыш дәрәҗәсе буенча алдынгы хуҗалыкларның берсе булып тора. 

 Чара башында шулай ук өлкән сыйныф укучылары өчен хуҗалык объектлары һәм бүлекчәләре буенча экскурсия оештырылды.

 "Түгәрәк өстәл" эше район башлыгы М. Шәйдуллинның сәламләү сүзе белән башланып китте. Башлык районның киләчәге яшьләргә бәйле булу, авыл җирлегендә кадрлар җитмәү проблемасын яңгыратты, Азнакай районында яшь белгечләргә ярдәм итүнең төп юнәлешләре турында сөйләде.

 Хуҗалык җитәкчеләре мәктәп укучыларына кирәкле белгечлекләр, авылда эшләү һәм ял итү шартлары турында сөйләде, һөнәри көллият директоры М. Хөснетдинов укучыларны көллияткә керү кагыйдәләре һәм әзерлек юнәлешләре белән таныштырды.

Хуҗалыкның яшь белгечләренең берсе, "Марс" ҖЧҖнең баш ветеринария табибы А. Фәррахов шәхси ярдәмче хуҗалык, фермер хуҗалыгын үстерү мөмкинлекләре турында бәян итте. Чара ахырында "Марс" ҖЧҖ җитәкчесе йорт куян, әтәч һәм бытбылдыкны "старт капиталы " сыйфатында 3 балага тапшырды.

Очрашу бик җанлы узды, өлкән сыйныф укучылары район башлыгына һәм хуҗалык җитәкчеләренә күп сораулар бирде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мәшгульлек үзәге тарафыннан җирле хакимият органнары, уку йортлары һәм эш бирүчеләр белән берлектә үткәрелә торган эшче һәм инженер белгечлекләрен популярлаштыру буенча һөнәри юнәлеш бирү эше үз нәтиҗәләрен бирә.  Узган ел нәтиҗәләре буенча мәктәпне тәмамлаган 10 укучы киләчәктә авыл хуҗалыгы юнәлешен сайлаган. "Марс" ҖЧҖдә үткәрелгән "Түгәрәк өстәл" нәтиҗәләре буенча 11 укучы аграр һөнәрләр белән кызыксынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International