Агымдагы елның 16 декабренә булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу уңаеннан айлык акчалата түләү республиканың 6 214 анасына билгеләнгән.
2018 елның 14 декабренә Татарстанда беренче бала тапкан 1 749 яшь ана һәм өченче баласы туган 339 хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә “Бергә булдырабыз” проекты тормышка ашырыла.
Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге укучыларны укудан буш вакытларында эшкә урнаштыруда ярдәм итә.
"Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Иҗтимагый инициатива – 2018 " проектлары конкурсында җиңүче булган, "Әни булдыра" иҗади остаханәсе" проектын тормышка ашыра башлады.
Бүген, 17 декабрьдә, Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен социаль хезмәт буенча белгеч С.Савинова һәм тәрбияче Р.Шишкина халыкара чәй көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрде һәм туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне котладылар.
Менделеевск "Өмет яры " халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында "Мастерица" клубы эшли. Аның максаты балалар ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү.
Инвалидлар декадасы вакытында "Тәтеш таңнары" үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Е.Таранова, шәфкать туташы С.Сәмерханова "Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе"ндә катнашучыларның чираттагы очрашуын үткәрде.
Рус халкының каһарманлыгы, әкиятләрдә сөйләнә, җырларда җырлана… Безнең данлыклы җиребез һәрвакыт патриотлар, данлыклы сакчылар үстергән.
Яр Чаллы шәһәрендә һөнәри юнәлеш бирү, карьера һәм бизнес төбәк яшьләр үзәге "Уңыш территориясе" дигән яшьләр һөнәри юнәлеш бирүче форум үткәрде.