Инвалидлар декадасы вакытында "Тәтеш таңнары" үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Е.Таранова, шәфкать туташы С.Сәмерханова "Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе"ндә катнашучыларның чираттагы очрашуын үткәрде.
Дәрес физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүгә, әлеге категория гражданнарны йөртүнең төп кагыйдәләренә, тернәкләндерү чараларының һәм авыруны карау предметларының роле һәм әһәмияте, шулай ук пассив күнегүләр куллануга багышланган иде.