Республикада яшәүче 6 214 анага беренче бала өчен пособие билгеләнгән

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә. Агымдагы елның 16 декабренә булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу уңаеннан айлык акчалата түләү республиканың 6 214 анасына билгеләнгән.

Быел Татарстан әниләре өчен пособие күләме  8490 сумны тәшкил итә. Республикада 2017 елның 2 кварталы өчен балалар өчен яшәү минимумы шул күләмдә тәгаенләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International