Бүген, 17 декабрьдә, Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен социаль хезмәт буенча белгеч С.Савинова һәм тәрбияче Р.Шишкина халыкара чәй көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрде һәм туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне котладылар.
Чараның максаты: Халыкара чәй көненең тарихы белән таныштыру; бәйрәмчә ял оештыру; уңай хис-кичерешләр булдыру.
Хезмәткәрләр социаль хезмәт алучылар өчен бәйрәм чәе оештырды. Чара барышында алар өлкәннәрне чәй эчемлегенең килеп чыгышы, халыкара чәй көне йоласының барлыкка килү тарихы белән таныштырды. чәй турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Социаль хезмәт буенча белгеч өлкәннәрне кайнар котлап, аларга зирәклек һәм түземлелек, тынычлык һәм барлык теләкләренең чынга ашуын теләде! Туган көн ияләре котлауларны бик сөенеп кабул иттеләр, күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр, аралаштылар һәм җырлар җырладылар. Кәефләре дә бәйрәмчә иде, өлкәннәрнең күзләреннән шатлык нурлары бөркелде. Бәйрәм чәе тәмамлангач, барысы да: “Нигә икән туган көннәр елга бер килә?” дигән фикердә таралыштылар.