Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә “Бергә булдырабыз” проекты тормышка ашырыла.
Биредә 17нче декабрьдә үзәк белгечләре белән берлектә А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицейның 6нчы сыйныф укучылары 26 инвалид бала һәм 8 ата-ана өчен “Җиде төсле чәчәк" исемле спектакль күрсәттеләр. Спектакльдән соң бергәләшеп төрле уеннарда катнаштылар, шигырьләр сойләделәр, җырлар җырладылар.