"Кайгырту" үзәгендә "Мин Россия гражданины" чарасы узды

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

 Рус халкының каһарманлыгы, әкиятләрдә сөйләнә, җырларда җырлана… Безнең данлыклы җиребез һәрвакыт патриотлар, данлыклы сакчылар үстергән.

Ә үткәннән башка бүгенгесе дә, киләчәге дә була алмый. 14 декабрьдә Питрәч интернат мәктәбе базасында  "Кайгырту" х үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Киселева Валентина һәм Зәйнетдинова Әминат Питрәч   "Россиянең дәүләт символлары" дигән презентация белән викторина уздырды.

Чара тыныч тормыш һәм сугыш вакытында гражданлык бурычларын уңышлы үтәргә сәләтле Россия гражданинының – Ватан патриотының сыйфатларына ия шәхес формалаштыру һәм үстерүгә юнәлдерелгән иде. Анда 20 бала катнашты, алар үзләренең белемнәрен оста кулландылар, сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International