Менделеевск "Өмет яры " халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында "Мастерица" клубы эшли. Аның максаты балалар ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү.
17 декабрь көнне бүлекчә белгечләре ата-аналар һәм социаль хезмәтләр алучы балалар өчен "Крупеничка" курчагын ясау буенча мастер-класс үткәрде. Курчак ясау өчен тукыма һәм җепләр генә кулланыла. Балалар бик теләп үз курчакларын ясады.
Үзәк белгечләре балалар уенчык роботлар һәм зур тираж белән чыгарылган курчаклар гына күрергә түгел, ә үз йөрәк җылысын һәм осталыкларын кертә алырлык уенчыклар да тудырырга тиеш дип ышана.