"Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Иҗтимагый инициатива – 2018 " проектлары конкурсында җиңүче булган, "Әни булдыра" иҗади остаханәсе" проектын тормышка ашыра башлады.
Проект мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче яшь әниләргә үз куллары белән тукымадан әйберләр ясау аша ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
"Әни булдыра" проектын тормышка ашыру өчен учреждение базасында уңайлы мохит булдырылган, тегү эше буенча остаханә җиһазландырылган.
Партнер сыйфатында "Көмеш яшьтәге" волонтерлары - үзәкнең элеккеге социаль хезмәткәре җәлеп ителә, ул хәзерге вакытта пенсионер – беренче класслы мастер булып тора. Ул тегү эше нигезләрен өйрәтү буенча дәресләр үткәрүдә методик һәм практик ярдәм күрсәтәчәк.