ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Кичә, 10 нчы гыйнвар көнне Кукмараның "Шәфкатьлек" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә  шәфкать туташы Дамира Гайнанова II коррекция төркеме балалары белән "Гриппны профилактикалау" темасына медицина сәгате үткәрде.

"Татарстан яшьләренә патриотик тәрбия бирү" республика программасы кысаларында Югары Осланның "Өмет утраучыгы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Россия хәрби тарихы белән таныштыруны дәвам итә.

Яңа ел - сихри бәйрәм! Шатлык, бүләк өләшүче бәйрәм.

"Кар десанты” акциясе  уңаеннан Югары  Ослан  муниципаль районы “Өмет утраучыгы” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлек хезмәткәрләре һава торышы начараю һәм кар күп яву сәбәпле үз карамагындагы кешеләргә йорт яны территориясен кардан чистартуда ярдәм күрсәтте.

 

Питрәч муниципаль районындагы "Забота" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Раштуа чыршысында катнашу өчен чакыру язды.

 

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Җиһагирова "Кышкы уеннар" спорт күңел ачу чарасы үткәрде.

Әгерҗе районының "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приют тәрбиячесе Эмилия Сөләйманова балалар белән тернәкләндерү эшенә актив яңалыклар кертә.


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Лаеклы ялга чыгарга биш елы калган кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүне район башлыклары шәхси контрольдә тотарга тиеш, диде Премьер-министр.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклауны үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2018 ел йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар» буенча йомгаклау коллегиясе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International