Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Җиһагирова "Кышкы уеннар" спорт күңел ачу чарасы үткәрде.
Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, социаль хезмәт алучыларны спортка тарту.
Чара эстафета рәвешендә үткәрелде. Ярышлар башланыр алдыннан катнашучылар ике командага бүленде. Аннары командаларга исем уйлап табу өчен берничә минут бирелде. Командалар исеме өчен кыш белән бәйле тема иде. Беренче команда - "Кар кызы", икенче – “Кыш бабай”.
Эстафета берничә этаптан торды: ”Кар бабай”, “Кәрҗингә кар җый”, “Көйне тап”, “Кыш бабайны һәм Кар кызын киендер”, “Хоккей”, кышкы спорт тематикасына табышмаклар чишү иде.
Ярышлар бик күп кызыклы мизгелләргә бай булды. Бәйрәм күңелле һәм дустанә атмосферада узды. Нәтиҗәдә, “Кыш бабай” командасы җиңде. Барлык катнашучылар да үткәрелгән чарадан канәгать калды. Чарада 22 кеше катнашты.